19 августа 2018
Не нравится 0 Нравится

Минус Айдар галимов - Серле йорэк

Текст (слова) песни Айдар галимов - Серле йорэк:

Размер текста:

Миңа баткан күзләреңнән
Үбәм сине шашып...
Үбәм... миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм...
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм —
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.



Смотри ещё:


Ваш комментарий:

Регистрация